

Проектка әлеге статусны бирү турында карар «Инвестиция сәгате»нең чираттагы утырышында кабул ителде. Ул инвесторга шәхси ярдәм чараларыннан, аерым алганда, сәүдәләшү үткәрмичә җир участогы алу мөмкинлегеннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Моңа кадәр башлангыч Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы тарафыннан өстенлекле инвестицион проектлар исемлегенә кертелгән иде.
- Республикада инвестор сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм аны тутырып озату комплексы урнаштырырга ниятли, проектны гамәлгә ашыруга якынча 1,4 миллиард сум кертеләчәк. Предприятиедә 25 яңа эш урыны булдырылачак, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Инвестпроектны озату кысаларында безнең белгечләр финанс моделен һәм бизнес-план эшләделәр, шулай ук аны дәүләт ярдәме чараларын алуга өстенлекле документлар исемлегенә кертү өчен бөтен кирәкле документларны әзерләделәр. Без инвесторны бушлай озата баруны производствоны эшләтеп җибәрүгә кадәр дәвам итәчәкбез.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, масштаблы проект берничә таләпкә туры килергә тиеш: төбәкнең өстенлекле инвестпроектлары исемлегенә кертелү һәм 25тән дә ким булмаган эш урыны булдыруны күздә тоту. Моннан тыш, проектның инициаторы аның бәясенең кимендә 50 процент күләмендә финанслау мөмкинлеген расларга тиеш.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте