

Республиканың инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча проект офисы утырышында Башкортстанның быел үзенең инвестиция сәясәтен үткәрү системасын камилләштерү бурычын үз өстенә алуы әйтелде. Ә Русия буенча тулаем алганда, төбәк инвестицион стандартын гамәлгә кертү 2024 елга кадәр билгеләнгән.
- Милли рейтинг-2022 нәтиҗә ясаганда республика Инвестиция комитеты иң яхшы тәҗрибә буларак билгеләнде, ә безнең инвестиция картасы Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусовның стандартның барлык таләпләренә туры килә торган бишесе исәбендә билгеләнде, - дип билгеләде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.
Республика, мәсәлән, "Сквозной инвестиционный поток" проектында актив катнаша, аның төп бурычы - инвесторларга кирәкле документларны бирү вакытын кыскарту һәм объектларны инфраструктурага тоташтыру процедурасын тизләтү.
Фото: resbash.ru