+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 октябрь 2022, 14:47

Башкортстанның хезмәт базары югары бәяләнде

"Хезмәт базарының киләчәге. БлагоСостояние#Дома" пленар утырышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Русия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты Александр Шохин, шулай ук ведомстволар җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашты.

Башкортстанның хезмәт базары югары бәяләндеБашкортстанның хезмәт базары югары бәяләнде
Башкортстанның хезмәт базары югары бәяләнде
Премьер-министр Андрей Назаров эшсезлекнең минималь дәрәҗәсенә җитү өчен республиканың күп көч салганлыгын белдерде.

- Бүген хезмәт базары - бик мөһим тема. Бу хәзер һәркемне бик борчый торган нәрсә. Халыкка тотрыклы эш һәм лаеклы хезмәт хакы кирәк, бизнес җәмгыятенә квалификацияле һәм мотивацияле хезмәткәрләр кирәк. Ә дәүләткә барысының да яхшы булуы өчен баланс кирәк, - дип башлады үз чыгышын Андрей Назаров.

Арытаба Андрей Назаров республикада үз проектын гамәлгә ашырган инвесторларга эшчеләр әзерләүгә тукталды. Бу өлкәдә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы зур эш алып бара. Арытаба Премьер-министр "Алга" икътисади зонасында эш башлаган проектларга тукталды, шулай ук, Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең ничек гамәлгә ашырылачагы турында сөйләде.

Русия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты Александр Шохин бүген Башкортстандагы эшсезлекнең минималь дәрәҗәсен зур эш күрсәткече дип атады.

- Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 3,3 проценттан түбән, бу Гомумрусия күрсәткечләреннән бер ярым тапкыр кимрәк. Һәм бу - эш бирүчеләр һәм республика Хөкүмәте тарафыннан алып барылучы зур эшнең нәтиҗәсе, - диде Александр Шохин. - Быел эшсезлек күрсәткечләре, геосәясәт, Русиягә санкцияләр һәм башка басым формалары булган барлык кыенлыкларга карамастан, тарихи яктан иң түбән булып кала. Башкортстан монда лидер булып тора. Бу республикада яңа эш урыннары булдыру буенча да, инвестицияләр буенча да җитди эш алып барылуын күрсәтә.

Александр Шохин Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәген оештыру турында да сөйләде.

- Дөньяның күп илләрендә бу - фәнни-тикшеренү эшенең драйверларының берсе. Студентлар кампусын, лаборатория комплексларын һәм шәһәр үзәгендәге бер мәйданда берничә университетның фәнни базасын берләштерүче Евразия фәнни-мәгариф үзәген булдыру идеясе моның абруйлы проект икәнлеген күрсәтә. Яшьләр, һичшиксез, аңа тартылачак, — диде ул, проектны хуплап.

Ример Насретдинов фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас