

Игорь Комаров Русия составына Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең керүенең тарихи әһәмиятен билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә илнең яңа территорияләрендә кешеләрне яклау төп бурыч булып тора. Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Донбасстагы икътисадны тергезүдә җитди булышкан, хәрбиләргә ярдәм иткән округ төбәкләренә рәхмәт белдерде.
Игорь Комаров Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән үсеш максатларына, аерым алганда - санлы трансформациягә ирешүгә аерым игътибар бирде.
– Закон чыгаручылар алдында торган бурычларны санлаштыру буенча хәл итү төбәк парламентлары эшенең үтәкүренмәлелеген арттырырга, халыкны борчыган мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүмат һәм документлар алуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде ул. - Ә депутатлар өчен бу - кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм алардан кире элемтә алу мөмкинлеге.
Бу хакта тулырак түбәндәге сылтама аша укый аласыз: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/158838
Фото: Башкортстан Башлыгы