+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Октября 2022, 16:11

Яңа килешүгә кул куелды

Бүген, 25 октябрьдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге президенты Александр Шохин белән очрашты. Яклар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, шулай ук хәзерге шартларда предприятиеләргә ярдәм турында фикер алышты.

Яңа килешүгә кул куелдыЯңа килешүгә кул куелды
Яңа килешүгә кул куелды

- Русия Сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәле. Республиканың күп кенә предприятиеләре бу берлеккә күптән керә, кайбер компанияләр киләчәктә берлек әгъзалары булырга планлаштыра. Бу алар эшенең нәтиҗәлелеге турында сөйли, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстан икенче ел рәттән сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге буенча Русия рейтингында беренче урында тора.

Александр Шохин республика икътисадының тотрыклылыгын югары бәяләде.

- Башкортстан - куәтле эшкәртү сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы булган көчле төбәк. Монда илдәге эшсезлекнең иң түбән күрсәткечләренең берсе, - диде ул. - Республика икътисады структурасы һәм кабул ителгән ярдәм чаралары сезгә яңа шартларга тиз җайлашырга, индустриаль үсешнең яхшы темпларын саклап калырга мөмкинлек бирде.

Очрашу кысаларында республика Хөкүмәте, Русия Сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге, шулай ук Башкортстан сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды.

Документ якларның перспективалы тармак проектларын алга җибәрүдә, Башкортстан предприятиеләрендә заманча технологияләр кертүдә, социаль партнерлык институтларын үстерүдә һәм төбәкнең инвестклиматын яхшыртуда үзара хезмәттәшлеген ныгытуны күздә тота.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас