

Телекүпер режимында Хөкүмәт Рәисе Агыйделдә кояш электр станциясен эшләтеп җибәрүдә һәм Бәләбәй районында «Алексеевка» подстанциясенә 110 киловольт һава линиясенең икенче чылбырын кушуда катнашты. Тантанада шулай ук Башкортстан вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, «Башкирэнерго» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Гурин һәм «Солар Системс» җәмгыяте генеральный директоры Сергей Мироносецкий катнаштылар.
- Республика энергетика системасы илдә система барлыкка китерүче булып тора. Ул Урал һәм Идел буе төбәкләрен энергия белән өзеклексез һәм ышанычлы тәэмин итә. Илнең Европа һәм Себер өлешләре арасында электр энергиясе транзитында мөһим әһәмияткә ия. Безнең энергетиклар актив үсеш ала һәм энергия комплексын масштаблы модернизацияләүне үткәрә. Безнең челтәр оешмалары инвестиция программалары күләмнәрен арттыра һәм эре инвестицион проектларны тулысынча гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктураны үстерә. «Алга» җитештерү-сәнәгать төрендәге махсус икътисади зона резидентлары өчен энергия кертәләр. Благовещен энергия узелында һәм Урал аръягында әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыралар. Республиканың җылылык электр үзәкләрен генерацияләү объектларында да интенсив эш бара. Без моны бүген эшләтеп җибәрүгә әзер булган мөһим объектлар мисалында ачык күрәбез, - диде, форумны ачып, Премьер-министр Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru