+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Октября 2022, 10:35

Дәүләт ярдәме кемнәргә тиеш?

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Русия экспорт үзәге белән берлектә тышкы базарларда продукцияне сертификатлау белән бәйле чыгымнарның 80 процентын компенсацияләүгә заявкалар кабул итә башлау турында игълан белдерде.

Дәүләт ярдәме кемнәргә тиеш?Дәүләт ярдәме кемнәргә тиеш?
Дәүләт ярдәме кемнәргә тиеш?


Дәүләт ярдәмен алуга гаризаны Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2020 елның 2 июлендәге 2095 санлы боерыгы белән расланган продукцияне экспортлаучы сәнәгать предприятиеләре тапшыра ала. Тышкы икътисади ведомство җитәкчесе шулай ук оешмаларны конкурс нигезендә сайлап алу процедурасы бетерелүен һәм ярдәм оешмалар тарафыннан еллык бюджет беткәнче күрсәтеләчәген өстәде. 2021 елның 1 гыйнварыннан предприятиеләр чыгымнары компенсацияләнәчәк, экспортка дару чараларын җибәргән предприятиеләргә 2019 елның 1 гыйнварыннан компенсацияләнәчәк.
Гаризалар 2022 елның 3 ноябренә кадәр Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Компенсация алуга сайлап алуда катнашу өчен гаризалар бирү 2022 елда кәгазь вариантта булачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас