+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
26 октябрь 2022, 14:35
"Энергетика үсеше хәзерге икътисад һәм социаль өлкәнең нигезе булып тора"
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Русия энергетика форумы кысаларында «Тышкы чакырулар шартларында электр энергетикасы үсеше» пленар утырышында төбәктә энергетика үсеше турында сөйләде.
"Энергетика үсеше хәзерге икътисад һәм социаль өлкәнең нигезе булып тора"
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, энергетика үсеше хәзерге икътисад һәм социаль өлкәнең нигезе булып тора. Ул ассызыклаганча, республика энергосистемасы – илдә иң зурларының берсе. Аның барлыкка килүе яшь Совет дәүләтендә сәнәгать үсеше һәм электрлаштыру белән бәйле.
- Бүгенге көндә Башкортстанда 40 электр станциясе эшли. Алар Русиянең Бердәм энергетика системасы составына керә. Республиканың барлык электр станцияләренең гомум куәте 5,5 гигаватт тәшкил итә. Шул ук вакытта җылылык электр станцияләре өлешенә 94 проценттан артык туры килә. Калганнары гидроэлектростанцияләр - 4,1 процент һәм яңартыла торган энергия чыганаклары - 1,7 процент. Әйтергә кирәк, узган ел безнең электр станцияләре илдәге барлык энергиянең 2,5 процентын диярлек җитештергән. Монда без 1995 елгы рекордны кабатладык, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Хөкүмәт Рәисе шулай ук «Модернизация проектларын көндәшлекле сайлап алу» дип аталган җылылык электр станцияләрен модернизацияләү программасы кысаларында алдагы 10 елда 41 гигаватт яисә бөтен Русия генерациясеннән чиреге модернизацияләнәчәген искәртте. Бу программага республиканың эре электр станцияләре: Карман ГРЭСы, Уфаның ТЭЦ-2 һәм ТЭЦ-4, шулай ук Уфа, Стәрлетамак һәм Яңа Стәрлетамак ТЭЦлары керде.
Бу хакта тулырак
https://pravitelstvorb.ru/news/19248/
сылтамасы аша белеп була.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"