+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 октябрь 2022, 10:15

"Мондый күрсәткечләр хыялда гына иде"

Республикага инвесторлар күпләп килә.

"Мондый күрсәткечләр хыялда гына иде""Мондый күрсәткечләр хыялда гына иде"
"Мондый күрсәткечләр хыялда гына иде"

- Башкортстан илдә инвесторларга ярдәм итү дәрәҗәсе буенча агросәнәгать комплексында иң алдынгы җиде төбәк исемлегенә керде, - дип билгеләде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов «Русия» медиаүзәгендә үткән матбугат конференциясендә.

- Тармакта инвесторларга ярдәм итү моделе шактый уңышлы төзелде, һәм мин, вакыт кыенлыкларына карамастан, инвесторлардан тармакка «суыну»ны күрмим, - диде ул. – Әйтик, терлекчелектә без эре сөт комплекслары булдыруга басым ясадык, республика Башлыгы Радий Хәбировның «сентябрь указы» нигезендә, бездә 2024 елга 21 сөт комплексы эшли башларга тиеш, шуларның 17се инде эшләтеп җибәрелгән яки төзелешнең актив этабында.

Ул ассызыклаганча, уңышлы инвестицияләрнең ачык мисалы - Ярмәкәй районында 2800 баш сыерга исәпләнгән «Северная Нива Башкирия» сөт комплексы, анда тәүлегенә 100әр тонна сөт савалар, һәр сыердан - кимендә 40 килограмм.

- Әле күптән түгел генә мондый күрсәткечләр турында хыяллана гына ала идек, - диде ул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас