+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Октября 2022, 05:35

Туристлык тармагы - үсештә

Башкортстанның Үсеш корпорациясе инвесторларга туристлык тармагын үстерүгә юнәлтелгән берьюлы ике бизнес-тәкъдим ясады.

Туристлык тармагы - үсештәТуристлык тармагы - үсештә
Туристлык тармагы - үсештә


Ике очрак та Баймак һәм Гафури районнары туристлары арасында танылган урыннар янында глэмпинг булдыруны үз эченә ала. Беренче тәкъдимне гамәлгә ашыру бәясе - 32,8 миллион сум, 14 яңа эш урыны булдыру. Икенче кейсның бюджеты - 17,8 миллион сум, 15 эш урыны булдыру.
Инвестицион тәкъдимнәр концепциясе нигезендә глэмпинг территорияләре уңайлы геокуполлар, лаунж-зоналар һәм кафелар белән җиһазландырылачак. Моннан тыш, кунакларга су өстендә йөрү һәм балык тоту кебек төрле чаралар булачак.
Инвестицион тәкъдимнәр шулай ук финанс-икътисади күрсәткечләрне үз эченә ала: проект өстендә эшләү кысаларында инвестор алачак табыш күләмен, аны гамәлгә ашыру вакытын, чыгымнарны каплау һәм керемнәр күләме турындагы мәгълүмат.
Бизнес-тәкъдимнәр белән Үсеш корпорациясе сайтында танышырга мөмкин.
Республикада Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән "Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты гамәлдә.

#нацрейтинг
#нацпроект

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас