+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 октябрь 2022, 14:15

Учалы тау-баектыру комбинатында яңалыклар кертәләр

Учалы тау-баектыру комбинатында җир асты тау эшләрен диспетчерлаштыруның автоматлаштырылган системасын сынау кертүне төгәлләде.

Учалы тау-баектыру комбинатында яңалыклар кертәләрУчалы тау-баектыру комбинатында яңалыклар кертәләр
Учалы тау-баектыру комбинатында яңалыклар кертәләр

Бу оператив контроль оештыру һәм җитештерү процесслары, тау массасын чыгару һәм транспортировкалау белән нәтиҗәле идарә итү мөмкинлеге бирде. Пилот проекты нәтиҗәләре буенча аны бер рудник чикләрендә 20 берәмлектән артык техника санында бөтен җир асты тау техникасы комплексына масштаблаштыру турында карар кабул ителде.

- Учалы комбинаты үз производстволарын актив яңарта. Предприятиедә берничә масштаблы инвестпроект гамәлгә ашырыла. Эшләнгән Учалы карьерын рекультивацияләү өчен паста куерту комплексы эшли башлады. Агымдагы суларны тирән чистарту узелы төзелә, бу проектка инвестицияләр күләме якынча 1,6 млрд. сум тәшкил итәчәк, объектны 2025 елга төгәлләргә ниятлибез. Бүген предприятиенең иң масштаблы проекты - ул Яңа Учалы бакыр рудасы ятмаларының җир асты руднигын төзү. 2030 елга кадәр гамәлгә ашыру срогы, капитал салулар күләме 22 млрд сумнан артык. Инде 2027 елга ук яңа рудник елына 4,5 млн. тонна продукция бирер дип планлаштырабыз, - дип сөйләде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас