

"Московский комсомолец" гәзитенең Башкортстандагы бүлекчәсе башлыгы Светлана Вәлиева “Туры элемтә”дә Радий Хәбировка "Башкортстан сода компаниясе" һәм әлеге кырыс шартларда республика икътисады һәм сәнәгате белән бәйле сораулар бирде: "Әлеге авыр шартларда республикабызның сәнәгате өлешчә мобилизациягә ничек ярдәм күрсәтә? "Башкортстан сода компаниясе" хосусый кулдамы? Шулай булса, ул өлешчә мобилизация шартларында ничек эш алып бара?"
- Беренчедән, "Башкортстан сода компаниясе" - хосусый кулда түгел. "БСК" пакеты Башкортстан һәм Русия Федерациясенеке. Өстәвенә - компания яхшы күрсәткечләргә ирешә. Куштау үсеше буенча сөйләшүләр тәмамланды, өстәмә чимал чыганаклары билгеләнде.
Икенчедән: Башкортстан предприятиеләре киңкүләм рәвештә хәрби җитештерүгә күчерелмәячәк. Оборона заказларын актив ала торган берничә предприятие бар (УМПО, КумАПО). Предприятиеләрнең мобилизациядән бронь булуы сәбәпле, эшкә урнашырга теләүчеләр күбәйде. Ягъни компанияләр берьюлы ике мәсьәләне хәл итте: заказлар һәм эшчеләр җыелды, - дип белдерде Радий Хәбиров.