

Бованенковск нефть-газ конденсаты яткылыгы - Ямалдагы яткылыкларның иң эресе. Әлеге мәйданнар өчен "Ростех"ның Берләштерелгән двигатель корпорациясе 18 "АЛ-31СТ" индустриаль двигательләрен җыйды. Бу җайланмалар өч компрессор станциясендә газ кудыру агрегатларының эшен тәэмин итә.
"АЛ-31СТ" двигательләре Уфадагы "ОДК-УМПО"да җитештерелә. Бу двигатель - "Ростех" һәм "Газпром"ның уртак проекты. Аны газ эшкәртү агрегатлары сыйфатында киң кулланалар.
Әлеге двигательләрне, шул исәптән, "Сила Сибири" газүткәргече һәм Ямалда Бованенковск нефть-газ конденсаты чыганагы өчен дә җибәрәләр.