+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 октябрь 2022, 18:08

"Чүп реформасы" уңышлы гамәлгә ашырыла

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә яшәүчеләрнең сорауларына туры эфирда җавап бирә.

"Чүп реформасы" уңышлы гамәлгә ашырыла"Чүп реформасы" уңышлы гамәлгә ашырыла
"Чүп реформасы" уңышлы гамәлгә ашырыла

Экологик активист Морад Шәфыйков “Туры элемтә”дә Радий Хәбировка республикада гамәлгә ашырыла торган "чүп реформасы" һәм экология хакында сорау бирде: "Әлеге кырыс шартларда чүп реформасы ничек гамәлгә ашырыла? Һәм сез, республика Башлыгы буларак, реформа барышы белән канәгатьсезме?"

- Соңгы елларда чүп реформасын тормышка ашыру кысаларында инфраструктура төзекләндерелде: контейнер мәйданчыклары оештырылды, махсус техника сатып алды. Гомумән алганда, республикада чүп җыю системасы яхшы эшли, дип уйлыйм. Ләкин, "Дюртюлимелиоводстрой" компаниясе эшеннән канәгать түгелбез, алар белән судлашабыз.

Реформаның киләсе этабы: алга таба чүплекләрне киметү, каты коммуналь калдыкларны сортларга аеру өчен яңа заводлар, полигоннар булдыру. 2023 ел ахырына республикада барлык чүплекләр ябылып бетәргә тиеш, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас