+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 октябрь 2022, 12:25

Әфарин, Илдар!

Башкортстанның Үсеш корпорациясе техник бүлеге җитәкчесе Илдар Аитов «Төзелеш тармагы лидерлары» II Бөтенрусия идарәчеләр конкурсында Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуда катнашты.

Әфарин, Илдар!Әфарин, Илдар!
Әфарин, Илдар!
Чара барышында финалистлар ведомство җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бүләкне Илдар Аитов та алды, ул конкурсның 30 җиңүчесенең берсе һәм Башкортстаннан бердәнбер вәкил булды.

Үткән очрашуны Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов шәрехләде.

- Төзелеш комплексын үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруда корпорация хезмәткәренең һөнәри осталыгы һәм керткән өлеше федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде. Конкурс һәм узган утырыш кысаларында тәкъдир ителгән күп кенә тәкъдимнәр кадрлар потенциалын формалаштыру һәм тармакны камилләштерү өчен эш кораллары буларак кертеләчәк, - дип билгеләп үтте Наил Габбасов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас