+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 Октября 2022, 08:08

Республика икътисады тотрыклы!

"Эксперт РА" рейтинг агентлыгы Башкортстанның "ruАА+" дәрәҗәсендә милли шкала буенча кредит сәләте рейтингын раслады. Рейтинг буенча фараз - "Тотрыклы".

Республика икътисады тотрыклы!Республика икътисады тотрыклы!
Республика икътисады тотрыклы!
Агентлык аналитиклары билгеләп үткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продуктының үсеше көтелә, хәзерге вакытта сәнәгать җитештерүе үсеше күзәтелә. Республика халкының җан башына тулаем региональ продуктның югары дәрәҗәдә булуы уңай бәяләнде.

Төп капиталга инвестицияләр күләме эре төзелеш һәм җитештерү проектларын гамәлгә ашыру исәбенә шактый арткан.

- Кредит рейтингы дәрәҗәсе югары дәрәҗәдә кредитка сәләтлелек, республиканың финанс ышанычлылык дәрәҗәсен раслый, бу гамәлгә ашырылучы финанс сәясәтенең нәтиҗәлелеген, шулай ук безнең икътисад һәм республика бюджетының тышкы факторларга тотрыклылыгын күрсәтә, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанслар министры Лира Игътисамова.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас