+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 октябрь 2022, 08:55

Инвесторларга агач эшкәртү белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр

Агач эшкәртү производствосын төзүне күздә тоткан яңа бизнес-тәкъдим Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясендә инвесторларга тәкъдир ителде.

Инвесторларга агач эшкәртү белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләрИнвесторларга агач эшкәртү белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр
Инвесторларга агач эшкәртү белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр

Предприятиене Аскын районында урнаштырырга һәм аңа 81,47 млн. сум салырга, 13 яңа эш урыны булдырырга тәкъдим ителә. Проект бюджеты төзелеш-монтаж эшләрен уздыруны, җиһазлар сатып алуны һәм транспорт паркын комплектлауны үз эченә ала.

- Предприятие елына 7 мең тоннадан артык күләмдә пеллет җитештерәчәк, дип фаразлана. Моның өчен Аскын районында чимал җитәрлек, чөнки муниципалитетның урман фонды мәйданы 133 мең гектардан артык. Моннан тыш, проектны гамәлгә ашыру өчен инвесттәкъдим итүдә җитештерүне урнаштырырга мөмкин булган мәйданчык та тәкъдим ителде, - дип аңлатты Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас