+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 Октября 2022, 09:46

Яңа килешүгә кул куелды

Уфада узган Русия энергетика форумының йомгаклау көнендә Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы белән “Русия Энергетика эш бирүчеләр ассоциациясе” (ЭРА России) энергетика эш бирүчеләрнең гомумрусия тармак берләшмәсе социаль-хезмәт өлкәсендә хезмәттәшлек һәм үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Яңа килешүгә кул куелдыЯңа килешүгә кул куелды
Яңа килешүгә кул куелды

Документка Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев һәм "ЭРА России" ассоциациясе президенты Аркадий Замосковный кул куйдылар.

Яклар Башкортстан электр энергетикасы оешмаларында социаль партнерлыкны үстерүгә, хезмәт коллективларында социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә, республиканың кадрлар потенциалын үстерүгә, хезмәт хәвефсезлеген күтәрүгә, хезмәт шартларын яхшыртуга һәм хезмәтне саклауга, электр энергетикасында баланслы тариф җайга салуына ярдәм итүгә бәйле хезмәттәшлекнең берничә төп юнәлешен билгеләде.

- Килешү төзелүгә кадәр гамәлгә ашырылган берничә уртак проект бар иде, һәм шуңа күрә килешү хезмәттәшлекнең мөмкин булган абстракт ниятен теркәми, ә инде нәтиҗәле башланган партнерлыкны формалаштыра, - дип билгеләде төбәк ведомство җитәкчесе Александр Шельдяев.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас