+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 Ноября 2022, 11:25

Базарларда тәртип урнаштырыла

«Базарлар» федераль тармак проекты базарда катнашучыларның көндәшлелеккә сәләтлелеген тигезләргә, шулай ук базарларның торышын максатлы салым моделенә якынайтырга тиеш.

Базарларның максатлы салым моделенә якынлашуы түбәндәгеләрне аңлата:

  барлык даими сатучылар шәхси эшкуарлар яки юридик берәмлекләр булырга тиеш. Вакытлыча сатучылар -әбиләр, бакчачылар, ярдәмче хуҗалык алып баручылар, ягъни хуҗалык итүче субъектлар сыйфатында теркәлмәскә дә мөмкиннәр;

  ККТ куллану турындагы законнарга туры килүчеләрнең кассалары булырга тиеш;

  керем чыгымнарны, салымнарны каплау һәм табыш китерү өчен шактый зур булырга тиеш.

Базар адресы буенча теркәлгән, әмма нигәдер эшләми торган «тынсыз» кассалар да күзәтелә.

Исәп – хисапның нинди формада ясалуына карамастан – акчасыз, банк картасы яки кулакча белән -сатучының сатып алучы белән исәп-хисап ясавы контроль-касса техникасын мәҗбүри кулланып башкарылырга тиеш. Шул ук вакытта кәгазь касса чегы бирелергә тиеш, яисә сатып алучы электрон почта адресын яки абонент номерын сораса, чек электрон рәвештә җибәрелергә тиеш.

2021 елның мартыннан Башкортстанда проект базарларында һәм сәүдә павильоннарында ККТ кулланырга тиешле 800дән артык эшкуарлык субъекты даими мониторинг астында тора. Билгеләнгән керемен алып бетермәүчеләргә аерым игътибар бирелә, ул чакта югалган керемне ККТ аша коррекция чеклары сыйфатында түләргә тәкъдим ителә.

Бүгенге көндә республикада бу проектта барлыгы 16 базар катнаша, төбәктә 86 меңнән артык касса һәм 42 мең касса хуҗасы теркәлгән. Контроль-касса техникасы теркәгән акча кереме 2022 елның октябрендә проект базарларында 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкыр артты. Шулай ук проект акчасыз исәп-хисапларның өстенлек итүен ачыклады: бүгенге көндә кибетләрдәге күпчелек исәп-хисаплар банк карталары, смартфоннар ярдәмендә ясала.

Хәзерге вакытта Русия Федераль салым хезмәте базарларны җайга салу һәм контрольдә тоту өлкәсендә Русия Федерациясе законнарына комплекслы үзгәрешләр кертү буенча эш алып бара. Базарларда, шул исәптән идарәче компанияләр ягыннан да, сәүдәнең үтәкүренмәлелеген оператив күзәтергә мөмкинлек бирүче программа карарлары планлаштырыла.

Базарларда тәртип урнаштырыла
Базарларда тәртип урнаштырыла
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас