+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 ноябрь 2022, 05:35

Яңа резидент агач күмере җитештерәчәк

Русия Икътисади үсеш министрлыгы "ЭРА ТЕХНОЛОГИЙ" җәмгыятен Башкортстанның алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары реестрына кертте.

Яңа резидент агач күмере җитештерәчәкЯңа резидент агач күмере җитештерәчәк
Яңа резидент агач күмере җитештерәчәк


Компания агач күмере җитештерүне оештыруга 8 млн. сумнан артык инвестиция кертергә уйлый. Предприятиенең проект куәте елына 720 тонна тәшкил итә. Җитештерү өчен чимал сыйфатында урындагы хәзерләүчеләрнең үзагачы, шулай ук агач эшкәртү калдыклары кулланылачак. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.

- Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең яңа резиденты проектны 2022-26 елларда гамәлгә ашырырга планлаштыра. Җитештерүдә 11 эш урыны булдырылачак. Җитештерелә торган продукция эре ваклап сату челтәрләрендә сатылачак. Моннан тыш, предприятие металлургия сәнәгате предприятиеләренә чуен һәм төсле металлар эреткәндә компонент сыйфатында күмер китерү турында килешүләр төзергә планлаштыра, - дип билгеләде Рөстәм Моратов.

Бүгенге көндә Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты статусы 125 компаниягә бирелде. Инвесторлар төбәк икътисадына якынча 6,5 млрд. сум керттеләр һәм 4,5 меңнән артык яңа эш урыны булдырдылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас