2023-25 елларга бюджет проекты элек билгеле бер өстенлекләргә карата эзлеклелекне саклап кала, агымдагы икътисади вәзгыятьне һәм беренче чираттагы бурычларны гамәлгә ашыру кирәклеген исәпкә алып формалаштырылган.
- Гадәттәгечә, бюджет проекты социаль юнәлешле һәм барлык социаль йөкләмәләрнең үтәлешен гарантияли. Бер үк вакытта бюджет параметрлары республиканың инфраструктурасын ныгытуга һәм муниципаль берәмлекләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән, - дип билгеләде Лира Игътисамова.
Тәкъдим ителгән закон проекты белән алдагы өч елга республика бюджетының түбәндәге төп параметрлары билгеләнә:
2023 ел: керемнәр - 265,1 млрд. сум, чыгымнар - 279,6 млрд. сум, дефицит - 14,5 млрд. сум;
2024 ел: керемнәр - 247 млрд. сум, чыгымнар - 252 млрд. сум, дефицит - 5 млрд. сум;
2025 ел: керемнәр - 254 млрд. сум, чыгымнар - 257,5 млрд. сум, дефицит - 3,5 млрд. сум.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте