- Без Башкортстанга чит ил инвестицияләрен җәлеп итү эшен дәвам итәбез. Башкортстанда Беларусь Республикасының эре предприятиесендә сәнәгать җитештерүен локальләштерүе безнең республикаларның үзара файдалы хезмәттәшлегенең тагын бер яхшы үрнәге булырга мөмкин.
Өстәвенә, Башкортстан предприятиеләре тарафыннан типик пассажир, дәваханә һәм йөк лифтларын чыгару инде үзләштерелгән һәм җайга салынган. Яңа эшләнмәләр кулланып җитештерү технологияләрен камилләштерү буенча даими эш алып барыла, - дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Фото: pravitelstvorb.ru