Яклар сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате компанияләре һәм предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерергә ниятли. Документка Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев һәм Свердловск өлкәсе Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге советы рәисе Виктор Волянский кул куйдылар.
- Сәүдә мөнәсәбәтләрен саклау төбәкләрнең икътисади үсешенең нигезе булып тора. Ике як өчен дә файдалы сату базарларын киңәйтү производство үсешен стимуллаштыра һәм халыкның сыйфатлы продукциягә ихтыяҗын канәгатьләндерә, - диде Башкортостанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Шул рәвешле, перспектив уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү, кулланучылар кооперациясе оешмаларының сәүдә-икътисади потенциалын нәтиҗәле файдалану өчен яклар арасында стратегик хезмәттәшлекне ныгыту һәм хезмәттәшлек итү имзаланган килешүнең предметы булды.
Килешүләр кысаларында Свердловск өлкә кулланучылар берлеге Башкортстан Республикасы җитештерүчеләренә арадашчысыз продукция китереп торырга мөмкинлек бирүче үз бүлү үзәген бирү мөмкинлеген карарга әзер. Нәтиҗәдә, Урал төбәге кулланучылары Башкортстан Республикасыннан сыйфатлы экологик продукция белән тәэмин ителәчәк.