

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республикада каты коммуналь калдыкларның 44 проценттан артыграгы эшкәртүгә җибәрелә. Әлеге күрсәткеч округ буенча уртача күрсәткечтән 6 процентка диярлек югары.
- Республика территориясе 5 зонага бүленгән, аларга 4 төбәк операторы хезмәт күрсәтә. Гомумән алганда, республикада калдыклар туплау инфраструктурасы формалашкан. Әлеге инфраструктура халыкка хезмәт күрсәтү өчен 24 меңнән артык контейнер мәйданчыгын, 63,6 меңнән артык контейнерны үз эченә ала. Шуның 7 меңе чамасы контейнер аерым туплау өчен кулланыла, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Башкортстан Премьер-министры ассызыклаганча, республикада барлык контейнер мәйданчыклары санлаштырылган һәм дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән. Система ярдәмендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтү сыйфаты мониторингы алып барыла.
Денис Буцаев ассызыклаганча, Башкортстан Хөкүмәте каты коммуналь калдыкларны чыгару һәм эшкәртү буенча сыйфатлы һәм комплекслы хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирә.
Фото: pravitelstvorb.ru