

4 ноябрь бәйрәм көненә туры килгәнлектән, пенсияләр тарату графигы үзгәрә.
Пенсияләрен һәм башка социаль түләүләрне 4 ноябрьдә алырга тиешле гражданнарга акча почта хезмәткәрләре аша 2, 3 ноябрьдә үк, вакытыннан алда җиткерелә. Һәр пенсионерга моның конкрет датасы октябрь пенсиясе квитанциясендә үк күрсәтелгән иде.
Кредит оешмаларына акчалар күчерү килешүдә билгеләнгән вакытта – 11 ноябрьдән соң башкарыла.
Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, ноябрьдә гомум түләүләр 23 миллиард сум тәшкил итәчәк. Моның өчен бюджетта акча бар.
Бүген Башкортстанда 1 миллион 162 мең пенсионер, 292 мең федераль льготник исәпләнә һәм 150 мең кеше федераль социаль түләүләр ала. Аларның 30,6 проценты социаль түләүләрне “Почта России” аша, 69 проценты – кредит оешмалары аркылы, 0,4 проценты башка оешмалар аша ала.
Фото: nowch.cap.ru