

Башкортстан Республикасында елның өченче кварталында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан 50 процент ташлама белән үзебездә җитештерелгән 8399 берәмлек офис программасы сатып алынган.
- Агымдагы елның алты аенда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 50 процент ташлама белән алты меңнән артык программа тәэминаты сатып алды. Ә соңгы өч айда безнең эшкуарлар тагын өч меңгә якын программа продукты сатып алды. Дәүләтнең җитештерүчеләргә лицензия бәясенең яртысын компенсацияләвен исәпкә алып, без бу ярдәм чарасын сатып алучыга да, сатучыга да нәтиҗәле һәм файдалы дип саныйбыз, – дип билгеләп үтте Башкортстанның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Кече һәм урта эшкуарлыкны санлаштыруга ярдәм итү программасы "Русия Федерациясенең санлы икътисады" гомумдәүләт проектының "Санлы технологияләр" федераль проекты кысаларында башлап җибәрелгән иде.
Фото: pravitelstvorb.ru