+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 ноябрь 2022, 14:10

Башкортстан "FoodExpo Qazaqstan 2022" күргәзмәсендә катнашты

Башкортстан җитештерүчеләре үз продукциясен 24нче Урта Азия халыкара "FoodExpo Qazaqstan 2022" күргәзмәсендә тәкъдим итте. Анда бөтен дөньядан 400дән артык компания катнаша. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Башкортстан "FoodExpo Qazaqstan 2022" күргәзмәсендә катнаштыБашкортстан "FoodExpo Qazaqstan 2022" күргәзмәсендә катнашты
Башкортстан "FoodExpo Qazaqstan 2022" күргәзмәсендә катнашты

- Беренче ике көн кысаларында Башкортстан Республикасы делегациясе потенциаль партнерлар белән 70тән артык очрашу үткәрде һәм хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышты. Алга таба яклар планлаштырылган контрактлар шартларын килештерү өчен аралашуны дәвам итәчәк, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас