+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 ноябрь 2022, 14:10

Башкортстан җитештерүчеләре Әрмәнстанда 60тан артык очрашу уздырган

Агымдагы елның 1-2 ноябрендә Башкортстаннан Әрмәнстанга күптармаклы бизнес-миссия кысаларында республиканың 7 предприятиесе Ереванда 60тан артык очрашу үткәргән. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

Башкортстан җитештерүчеләре Әрмәнстанда 60тан артык очрашу уздырганБашкортстан җитештерүчеләре Әрмәнстанда 60тан артык очрашу уздырган
Башкортстан җитештерүчеләре Әрмәнстанда 60тан артык очрашу уздырган

- Ике көн эчендә Әрмәнстанга эшлекле сәфәрдә катнашучылар тарафыннан 60тан артык очрашу уздырылды. Әрмәнстан партнерлары ягыннан Башкортстанда җитештерелгән товарларга карата зур кызыксыну белдерелде, бу хакта профильле предприятиеләргә оештырылган очрашулар вакытында күп сәгатьлек сөйләшүләр алып барылды, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас