

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр иткәнчә, бу өлкәләрдә бизнес-башлангычларны гамәлгә ашыруга 134,5 млн. сум җәлеп ителгән, шуның 131,8 млн. сум - федераль бюджеттан.
- Киләсе елда яшь һәм социаль эшкуарларга ярдәм күрсәтүнең гомум күләмен 21 процентка - 162,9 млн. сумга кадәр арттырырга планлаштырабыз, - диде Рөстәм Афзалов. - Бу грантларны торак булмаган биналарны арендалау һәм ремонтлауга, төп чаралар һәм җайланмалар сатып алуга, инженерлык инфраструктурасы объектларына тоташтыруга, коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен финанслауга юнәлтергә мөмкин.
Фото: glavarb.ru