Әйтик, бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, гомум суммасы 97,4 млрд. сумлык 297,7 мең контракт төзелгән, бу, узган елның шул ук чорындагыга караганда, 31 процентка күбрәк.
- Сатып алулар мониторингы контракт системасын бәяләү һәм камилләштерү буенча нәтиҗәле корал булып тора. Санкция басымы шартларында мониторинг нәтиҗәләре Башкортстан контракт системасы эшчәнлегенең тотрыклылыгын бәяләргә, сатып алу эшчәнлегендә катнашучыларның эш нәтиҗәлелеген билгеләргә мөмкинлек бирә.
Мониторинг барышында кече эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү, Башкортстан товар җитештерүчеләренә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте Дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.
Фото: pravitelstvorb.ru