

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, ресурс таләп итә торган һәм масштаблы проектларны гамәлгә ашыру санкция чикләүләренең нәтиҗәләрен җиңү факторларының берсе булып тора. Премьер-министр ассызыклаганча, Русия Хөкүмәте төбәкләр өчен инфраструктура менюларына берләштерелгән инструментлар комплексын эшләгән. Аларның төп бурычы - икътисади нәтиҗәле һәм социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруга акча җәлеп итү. Чынлыкта, монда өч зур төркем аерылып тора: инфраструктур бюджет кредитлары, милли иминлек фонды акчалары һәм инфраструктура облигацияләре.
Хөкүмәт җитәкчесе, шулай ук, республикада инфраструктур бюджет кредитлары хисабына ике зур комплекслы проект тормышка ашырылуын әйтте: Уфада «Көньяк капка» торак төзелеше һәм Нефтекама территориясе үсеше. Проектларда транспорт, социаль һәм коммуналь инфраструктура объектларын яңарту һәм төзү буенча 10 чара каралган. Аларны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәсе - гомум мәйданы 8 миллион кв. м. булган торакны файдалануга тапшыру.
- Инфраструктура бюджет кредитларының гомум күләме - 19,6 миллиард сум. Быел республикага 7,4 миллиард сумлык өч федераль транш килде. Бүгенге көндә бирелгән акчаларның 80 проценты үзләштерелгән. Шуның 900 миллион сумына 63 автобус сатып алынган. Алар барысы да шәһәр маршрутлары линиясенә чыгарылган. Инфраструктура облигацияләре механизмы исәбенә без «ДОМ.РФ» корпорациясе акчаларын җәлеп итәбез. Шуның 8 миллиард сумы «Забелье» территориясендә су тәэминаты һәм ташландык суларны агызу буенча 5 объект төзелешенә юнәлтеләчәк. Сугыш ветераннары госпитале һәм математика лицей-интернаты төзү өчен 13 миллиард сумга якын акча каралган. Милли иминлек фондын финанслау механизмын кулланып, 18 коммуналь инфраструктура объектын төзүгә һәм модернизацияләүгә керешәбез. Бу максатларга 8,7 миллиард сум каралган, шуның 6 миллиард сумнан артыгы – Фонд акчалары. Проектлар 15 муниципаль берәмлек территориясендә гамәлгә ашырылачак, - диде Андрей Назаров.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте