

Башкортстанның Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре белән хезмәттәшлеге хакында Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренә озатыла торган товарлар һәм предприятиеләр арасында: "Наша ферма" сөт продукциясе компаниясе, "Травы Башкирии" чәй һәм кофе компаниясе, "Мясокомбинат Башкирские колбасы" ярымфабрикатлар компаниясе, "Кызырбак" алкогольсез эчемлекләр җитештерүче компания, "Стерлитамакский хлебокомбинат" икмәк пешерүче предприятие һәм башкалар.
- Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге даими вәкиллеге ике төбәк арасында һәрьяклы хезмәттәшлекне үстерү буенча актив эшен дәвам итә. Ел башыннан вәкиллек тарафыннан 4 бизнес-миссия, 2 сәүдә-сатып алу конференциясе оештырылды. Моннан тыш, Чиләбе өлкәсендәге коллегаларыбыз Чиләбедә вәкиллек ачуда Сибай колбаса җитештерүчесенә ярдәм күрсәтте, – дип шәрехләде Маргарита Болычева.
Искәртеп узабыз, Башкортстан Республикасының Чиләбе өлкәсендәге даими вәкиллеге 1997 елның 25 декабрендә оештырылды. Вәкиллек Башкортстан Республикасы мәнфәгатьләрен Чиләбе һәм Свердловск, шулай ук Төмән, Курган өлкәләрендә, Пермь краенда, Ямал-Ненец автономияле округында һәм Ханты-Манси автономияле округында яклый.
Фото: pravitelstvorb.ru