+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 ноябрь 2022, 13:54

Юл фонды рекордлы быел!

Биш ел эчендә республикада аның күләме ике тапкырдан күбрәккә арттырылып, 35 миллиард сумга җиткерелде.

Юл фонды рекордлы быел!Юл фонды рекордлы быел!
Юл фонды рекордлы быел!

“Без, ихтыяҗдан чыгып, кешеләр өчен уңайлы транспорт схемасын җайга салачакбыз. Барлык пассажир ташучылар өчен бердәм транспорт картасын гамәлгә кертәчәкбез. ...Әле пассажирлар кичергән барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз.
Юл инфраструктурасын үстерү буенча зур проектларны тормышка ашыруны республика өчен мөһим адым дип исәплим. Аларның күбесе федераль үзәктә хуплау тапты да инде”.
Республика Башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасыннан.


Төзек юлларсыз икътисади үсеш, яшәү сыйфатын яхшырту турында сүз алып барып булмый. Гомумән, юлларны тормыш артериясе, диләр.
Башкортстан Республикасының юл комплексы Идел буе федераль округында иң озыны исәпләнә. Башкортстан автомобиль юлларының озынлыгы 55 мең чакрымнан артык. Шуларның 787 чакрымы – федераль, 13,6 мең чакрымы – төбәк һәм муниципальара, ә 33,5 меңе – урындагы әһәмияттәге юллар. Автотранспорт белән йөк ташу буенча Башкортстан илдә 19нчы урында булса, пассажирлар йөртү буенча – 8нче.
Соңгы чорда республикада юлларга игътибар артты, Юл фондына акча күбрәк бүленә башлады. Шулай ук юлчыларга шартлар тудыру буенча колачлы эшләр җәелдерелде.
Республика Юл фондының күләме биш ел элек 16,27 миллиард сумнан артмый иде. 2022 елда исә Башкортстандагы автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлауга 31,3 миллиад сум күләмендә акча юнәлтеләчәк, дип планлаштырылды, әмма бу сумма ел дәвамында тагын да арттырылды. Күптән түгел Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Анда 2022 елда автомобиль юлларын карап тоту, ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча территориаль заказны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Премьер-министр билгеләп үтүенчә, ел саен юлларны карап тоту, ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләүгә финанс чаралары бүлү арта бара.
– Республика Юл фонды узган ел 29 миллиард сум тәшкил иткән иде. Бу акча тулысынча диярлек үзләштерелгән. Быел Юл фондының гомум күләме Башкортстанда рекордлы – 35 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда, ул 20 процентка арткан. Сезон тәмамлана, шуңа күрә юллар төзелешендә һәм төзекләндерүдә эшне тизләтергә кирәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров. Шулай ук республика территориясендәге федераль әһәмияттәге трассаларны төзекләндерү һәм реконструкцияләүгә, яңа объектлар төзүгә һәм гамәлдәге челтәрне карап тотуга салынган инвестицияләрнең гомум күләме 24 миллиард сум тәшкил итә.
Гомумән, быел бүленгән акча исәбенә барлыгы 76,6 чакырым автомобиль юлы, шулай ук сигез күпер һәм юлүткәргеч төзү һәм реконструкцияләү, башка шундый әһәмиятле эшләрне гамәлгә ашыру планлаштырылган.
Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков республика һәм муниципальара әһәмияттәге һәм урындагы әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту, ремонтлау, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча 2022 елгы территориаль заказ акчаларын үзләштерү турында сөйләде.
– Бүгенге көндә территориаль заказны үзләштерү якынча 24,1 миллиард сум тәшкил итә. Республика һәм муниципальара әһәмияттәге юлларны финанслауга территориаль заказ акчаларының гомум күләменнән – 18,3 миллиард сум, урындагы әһәмияттәге юлларга 14,5 миллиард сум бүлеп бирелгән, – дип хәбәр итте Виктор Жульков.
2022 елда Уфаны Көнчыгыш юнәлештә кисеп чыгу юлы төзелешенә 3,9 миллиард сум күләмендә бюджет акчасы каралган, шуның 3 миллиард сумы – федераль бюджет акчасы. Бүгенге көндә үзләштерү еллык акча күләменең 99 процентын тәшкил итә.
Фикер алышуларны тәмамлап, Андрей Назаров алдагы көннәргә шундый бурычлар куйды:
–Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына муниципаль берәмлекләр хакимиятләре башлыклары белән агымдагы елда территориаль заказны тулысынча һәм вакытында үзләштерүдә нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итәргә кирәк. Муниципаль берәмлекләр хакимиятләре 15 ноябрьгә кадәр 2022 елда юл хуҗалыгы объектларында эшләрне тәмамлауны тәэмин итәргә тиеш, – диде Андрей Назаров.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас