+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 ноябрь 2022, 09:39

Үзмәшгульләр салым түләүдә зур урын били

Башкортстанда 2022 елның 1 ноябренә һөнәри керемгә салым түли торган 115 меңнән артык үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче кеше эшчәнлек алып бара.

Үзмәшгульләр салым түләүдә зур урын билиҮзмәшгульләр салым түләүдә зур урын били
Үзмәшгульләр салым түләүдә зур урын били

- Республикада бизнес алып баруның уңайлы шартлары һәм салым түләүнең гадиләштерелгән механизмы үз-үзләрен эш белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде. Оператив мәгълүматларга караганда, 2022 елның 1 ноябренә Башкортстан Республикасының берләштерелгән бюджетына һөнәри керемгә салым 226 миллион сум күләмендә кергән, бу, 2021 елның шул ук чорына караганда, 1,8 тапкыр күбрәк, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Башкортстан финанс министры Лира Игтисамова.

Һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең суммар кереме якынча 20 миллиард сум тәшкил иткән. 27 миллоннан артык чек чыгарылган, уртача чек 720 сум тәшкил иткән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас