Андрей Назаров ассызыклаганча, Башкортстанда талантлы спортчыларга финанс һәм социаль ярдәм буенча зур эш алып барыла.
- 2019 елдан башлап безнең республиканы халыкара спорт аренасында уңышлы яклаучы һәм тотрыклы рәвештә Русия җыелма командаларына керүче спортчылар Рима Баталова исемендәге спорт үзәгенә эшкә урнаша. Быел гына да 190 спортчы эшкә урнаштырылды. Шулай ук балалар-яшүсмерләр спортына дәүләт ярдәме һәм республика җыелма командалары әгъзаларына өстәмә социаль гарантияләр билгеләү максатыннан ел саен стипендияләр билгеләнә. Узган елгы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча 18 яшькә кадәрге 222 спортчы, ярышлар дәрәҗәсенә карап, 5 меңнән 35 мең сумга кадәр стипендия ала, - диде Премьер-министр.
Хөкүмәт җитәкчесе билгеләп үткәнчә, агымдагы геосәяси вәзгыять Олимпия хәрәкәтенең «Спорт сәясәттән тыш» дигән төп девизына каршы килә. Төп халыкара федерацияләр Русия спортчыларын ярышларда катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Шуңа бәйле рәвештә Русия Спорт министрлыгы тарафыннан ярышлар практикасын саклап калу өчен өстәмә шартлар булдырыла. Шуңа бәйле рәвештә дәүләт программасына спортчыларга стипендиаль ярдәм чараларын һәм аларны эшкә урнаштыру программаларын камилләштерүне күздә тотучы үзгәрешләр кертелә.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте