+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 ноябрь 2022, 17:36

Яңа килешүләр республикага нәрсә бирәчәк?

10 ноябрьдә Уфада Башкортстан Хөкүмәте, республика Профсоюзлар федерациясе һәм төбәк Эш бирүчеләр берләшмәләре арасында 2023-25 елларга исәпләнгән өч яклы килешүгә кул кую тантанасы булды.

Яңа килешүләр республикага нәрсә бирәчәк?Яңа килешүләр республикага нәрсә бирәчәк?
Яңа килешүләр республикага нәрсә бирәчәк?

Документка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко һәм Башкортстан Сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге рәисе Айдар Насыйбуллин кул куйдылар.

Быел алдагы килешүнең гамәлдә булу вакыты чыкканга күрә, яклар яңартылган документ проектын әзерләде. Республика килешүенә 10 яңа пункт өстәлде, ул 238 йөкләмәне үз эченә алган. Алар арасында - лаеклы хезмәткә, тотрыклы эш белән тәэмин итүгә һәм эш урыннары хәвефсезлегенә хокукны тәэмин итү, шулай ук һөнәри үсеш мөмкинлекләрен киңәйтү, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының тормыш дәрәҗәсен күтәрү.

Шул ук көнне "Башкортстанның хезмәт династияләре" республика конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы да булды. Анда сәнәгать һәм социаль өлкәнең 12 тармагыннан 100дән артык династия катнашты. Төбәк Башлыгы җитештерүдә гаилә традицияләрен хөрмәтләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

- Хезмәт династияләре - теләсә кайсы предприятие һәм тармакның нигезе генә түгел, ә илебезнең, республикабызның дә терәге булуы хакында һәрвакыт ассызыклыйм. Һөнәри белем бирүне модернизацияләү елында, лаеклы хезмәт һәм хезмәт династияләре шартларында төрле һөнәр ияләрен сәламләү безнең өчен аерым хөрмәт. Һәр династиянең үз тарихы бар. Ләкин аларның барысын да эшкә карата фидакарь мөнәсәбәт, хезмәт батырлыгы, үз һөнәрләре өчен горурлык берләштерә, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас