+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 ноябрь 2022, 10:15

Радий Хәбиров «Алга»да «Аркада» компаниясенең яңа цехы эшенә старт бирде

11 ноябрьдә Ишембай районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Аркада" сәнәгать берләшмәсенең яңа цехын ачуда катнашты. Бу - «Алга» махсус икътисади зонасының беренче резидентларыннан берсе. 2021 елның декабрендә компания махсус икътисади зона территориясендә эш киемнәренең киң ассортиментын җитештерүне башлап җибәрде.

Радий Хәбиров «Алга»да «Аркада» компаниясенең яңа цехы эшенә старт бирдеРадий Хәбиров «Алга»да «Аркада» компаниясенең яңа цехы эшенә старт бирде
Радий Хәбиров «Алга»да «Аркада» компаниясенең яңа цехы эшенә старт бирде

Башкортстан Башлыгы берләшмә коллективын перчаткалар җитештерү ачылу белән котлады, анда 100 белгеч эшләячәк. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика икътисады катлаулы шартларда яхшы темплар белән үсә.

- Бер ел элек без монда беренче тегү цехын ачтык, ә бүген «Аркада» компаниясе продукциясе ассортиментын уңышлы киңәйтәбез. Берләшмә җитәкчелеге җитештерү куәтләрен үстерүне һәм яңа эш урыннары булдыруны дәвам итәр дип ышанам, - диде Радий Хәбиров. - Безнең «Алга» махсус икътисади зонасында елдан-ел резидентлар саны арта бара. Республика Хөкүмәте инфраструктура формалаштыру буенча йөкләмәләрне үти. Махсус икътисади зона территориясендә юллар, коммуникацияләр, яктырту барлыкка килә. Бу эшне без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез.

Цехны эшләтеп җибәргәннән соң, Башкортстан Башлыгы перчаткалар җитештерү технологиясе һәм сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен әзер продукция үрнәкләре белән танышты.

«Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә Радий Хәбиров шулай ук булачак «М Синтез» нефть химиясе заводының һәм «Заспорт» тегү фабрикасының төзелеш мәйданчыкларында булды.

«Алга»ның тагын бер резиденты - «Заспорт» компаниясе. Ул спорт киемнәре җитештерә һәм Русия Олимпия командасының рәсми экипировщигы булып тора.

«Алга»ның мәйданчыкларында булу нәтиҗәләре буенча төбәк җитәкчесе әлеге территорияне үстерү турында тәэсирләре белән уртаклашты.

- Махсус икътисади зона резидентларының үз проектларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруларын күрәбез. "М Синтез" компаниясе - бу территориянең иң эре уенчыларыннан берсе. Алар җитештерүгә 10 млрд сумга якын инвестицияләр кертәләр. Янәшәдә зур тегү кластеры формалаша. Эшчәнлекнең яңа төрләрен традицион нефть химиясе белән беррәттән үстерү безне бик сөендерә. Стелитамак агломерацияне үстерү өчен бу зур ярдәм, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас