+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 ноябрь 2022, 06:00

Уфада бер мәйданчыкта берьюлы өч сәнәгать күргәзмәсе узачак

16-18 ноябрьдә Уфада «ВДНХ ЭКСПО» күргәзмә комплексы мәйданчыгында «Машина төзелеше», «Металл эшкәртү» һәм «Уфаның инновацион потенциалы» махсуслаштырылган күргәзмәләре узачак.

Уфада бер мәйданчыкта берьюлы өч сәнәгать күргәзмәсе узачакУфада бер мәйданчыкта берьюлы өч сәнәгать күргәзмәсе узачак
Уфада бер мәйданчыкта берьюлы өч сәнәгать күргәзмәсе узачак

Чараларны Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте һәм Башкортстан күргәзмә компаниясе оештыра. Чаралар «Станкоинструмент» ассоциациясе һәм Русия Машина төзүчеләр берлеге ярдәмендә уза.

- Төбәкнең машина төзелеше комплексы - авиатөзелеш, ТЭК предприятиеләре өчен җиһазлар җитештерү, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү. Башкортстан бүген прицеплар һәм ярымприцеплар, мич һәм сәнәгать камералары җитештерү буенча алдынгы позицияне саклый. Яктырткычлар һәм яктырту җайланмалары, гидравлик һәм пневматик двигательләр чыгару буенча республика Русиядә икенче урында тора, автотранспорт өчен таллар һәм кузовлар күтәртү җиһазларын җитештерү буенча - өченче урында, автобуслар чыгару буенча дүртенче урында. Күргәзмәләрдә алдынгы эшләнмәләр күрсәтеләчәк, катнашучыларның киң даирәсе илебез базарындагы станкоинструменталь продукциягә ихтыяҗ булуын гына түгел, тармакның республика һәм Русия Федерациясендәге инвестицион потенциалы артуын да дәлилли, - дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

#нацрейтинг

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас