+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Ноября 2022, 06:24

Ишембай – данлы сәхифәләргә бай!

Шәһәрдә Башкортстан нефтенең 90 еллыгы һәм “Алга” аерым икътисади зонасында яңа производствоны эшкә кушу уңаеннан тантаналар үтте.

Ишембай – данлы сәхифәләргә бай!Ишембай – данлы сәхифәләргә бай!
Ишембай – данлы сәхифәләргә бай!

13 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай шәһәренә эш сәфәре барышында “Аркада” сәнәгать берләшмәсенең яңа цехын – перчаткалар җитештерү производствосын ачуда катнашты. Бу – “Алга” аерым икътисади зонасының тәүге резидентларыннан берсе. Яңа производствода 100 белгеч эшләячәк.

– Бер ел элек без монда беренче тегү цехын ачтык һәм “Аркада” компаниясе продукция ассортиментын киңәйткәннән-киңәйтә. Берләшмә җитәкчелеге җитештерү куәтләрен үстерүне һәм яңа эш урыннары булдыруны алга таба да дәвам итәр дип ышанам, – диде Радий Хәбиров.
“Алга” аерым икътисади зонасы территориясендә Радий Хәбиров, шулай ук, булачак “М Синтез” нефть химиясе заводының һәм “Заспорт” тегү фабрикасының төзелеш мәйданчыкларында булды.
– Махсус икътисади зона резидентларының үз проектларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруын күрәбез. “М Синтез” компаниясе – бу территориянең иң эре уенчыларыннан берсе. Алар җитештерүгә 10 миллиард сумга якын инвестицияләр кертә. Янәшәдә зур тегү кластеры формалаша. Эшчәнлекнең яңа төрләрен традицион нефть химиясе белән беррәттән үстерү безне бик шатландыра. Стәрлетамак агломерациясен үстерү өчен бу зур ярдәм, – диде, тәэссоратлары белән уртаклашып, Радий Хәбиров.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы яңартылган “Вышка-бабушка” мемориаль комплексын ачу тантанасында катнашты, ул шәһәрнең визит карточкасы булып тора һәм 1932 елда беренче Башкортстан нефте чыгарылу хөрмәтенә куелган.
– Мемориаль комплексны ачу – 90 ел элек беренче Башкортстан нефтен чыгарган ветеран-хезмәтчәннәргә хөрмәт билгесе, – диде Радий Хәбиров. – Алар катлаулы шартларда, кул көче белән эшләгән, Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән. Арытаба да производствоны үстерү һәм модернизацияләү, торак пунктларны төзекләндерү буенча бергә эшләячәкбез.
– Безнең компания данлы традицияләрне дәвам итә, җитештерүне үстерә, инновацион продуктлар чыгара, технологияләрне яңарта. Бу безгә республиканың нефть-газ комплексында лидерлык позициясен сакларга мөмкинлек бирә. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм! – диде “Башнефть”нең генеральный директоры Андрей Лазеев.
Радий Хәбиров, Андрей Лазеев һәм тантананың мәртәбәле кунаклары “Вышка-бабушка” мемориаль комплексына чәчәкләр салды.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ишембайда республика территориясендә беренче нефть чыгаруның 90 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Төбәк җитәкчесе халыкны нефть-газ комплексының юбилее белән котлады, шулай ук, тармак хезмәтчәннәренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.
– Без бу истәлекле датаны биредә, Ишембайда билгеләп үтәбез, анда “Вышка-бабушка” дип аталган 702нче скважинадан 1932 елда безнең нефть тармагының данлы тарихы башлана. Нефть­челәребез күп очракта беренчеләр булды. Нәкъ менә сезгә, нефть-газ тармагы хезмәтчәннәре­нең күпсан­лы буыннарына, без туган рес­публикабызның һәм бөтен илебез­нең бүгенге иминлеге белән бурычлы. Тармак Уфа дәүләт нефть техник университетына, яңа шә­һәрләргә һәм авылларга, фәнни институтларга гомер бирде, – диде Радий Хәбиров
Бүген “Башнефть” – нефть һәм нефть эшкәртү тармагының илдә әйдәүче компанияләренең берсе. Ул – ышанычлы партнер һәм рес­публиканың эре салым түләүчесе.
Соңгы биш елда гына да Башкортстан нефтьчеләре юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, мәдә­ният учреж­дениеләре төзелешенә, киңкүләм һәм һөнәри спортка ярдәмгә 18 миллиард сумнан артык акча юнәлтте. Башкортстан һәм “Роснефть” арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында соңгы өч елда 49 район һәм шәһәрдә 220дән артык проект гамәлгә ашырылды.
Бәйрәм чарасында катнашучыларны, шулай ук, вице-премьер, республиканың сәнәгать, энергетика һәм инно­вацияләр министры Александр Шельдяев һәм “Башнефть” компаниясенең генеральный директоры Андрей Лазеев котлады.
Ишембайга эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров, шулай ук, Башкортстан нефтен ачучылар мәйданын капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Мәйданчык агымдагы елның маенда яңартыла башлады. 470 миллион сумлык проект берничә этапта гамәлгә ашырыла. Аларның беренчесе кысаларында төзүчеләр инженерлык челтәрләрен модернизацияләде. Планда – асфальтны һәм тротуар плиткасын алыштыру, якындагы территорияне яшелләндерү.
Җәмәгатьчелек киңлеген үстерү концепциясе Ишембай халкы фикерен исәпкә алып эшләнгән. Ул киңкүләм чаралар үткәрүне күздә тота. Моның өчен проектка амфитеатр, ял итү зоналары, балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук, сәүдә, хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә кече бизнес өчен эш урыннары кертелде. Шулай ук, Губкин урамына капиталь ремонт үткәрелә, эшләр 90 процентка башкарылган.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас