+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 Ноября 2022, 13:39

Калдыксыз да, нәтиҗәле дә

«Уфа» индустриаль паркы резиденты - корпус җиһазлары җитештерүче «Боярд» компаниясе калдыксыз җитештерү системасын эшләтеп җибәреп җитештерү куәтләрен киңәйтте.

Калдыксыз да, нәтиҗәле дәКалдыксыз да, нәтиҗәле дә
Калдыксыз да, нәтиҗәле дә

Бу хакта Башкортстан үсешенең преференциаль зонаның идарәче компаниясе булган тубәк Корпорациясендә хәбәр иттеләр. Әлеге башлангычны тормышка ашыру өчен компания барлык экологик стандартларга җавап бирә торган югары технологияле Русия җиһазларын сатып алды.

- Быел «Уфа» индустриаль паркы үз эшенә тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә юнәлдерелгән ESG-принципларын кертү буенча сынау проекты булды. Бу адым безнең өстенлекле зоналарга планлы рәвештә экологик һәм социаль сәясәт стандартларына туры килергә мөмкинлек бирә, бу киләчәктә төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүенә дә тәэсир итәчәк. Әлбәттә, бу мәсьәләдә безгә гамәлдәге резидентлар да ярдәм итә. Әйтик, "Боярд" компаниясе зарарлы калдыкларны шактый киметергә ниятли, шуның белән җитештерү процессларын да оптимальләштерә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Хәзерге вакытта предприятие үз производствосы калдыкларын төрле комплектлау һәм җиһаз кисәкләренә әверелдереп эшкәртергә уйлый. Әмма резидент тиздән производствоны киңәйтү башка мебель предприятиеләре калдыкларын эшкәртүгә кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу исә экологик яктан чиста җитештерү тенденцияләрен актив кертүгә тәэсир итәчәк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас