

17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк чарада Башкортстан Республикасы делегациясе, республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкчелегендә катнаша. Республикада азык-төлек продуктлары җитештерүче компанияләр күргәзмәдә коллектив стенд белән катнаша. Экспонентлар баллы һәм алкоголь продукциясе, косметик чаралар, чәй, шулай ук затлы ит ризыклары тәкъдим итте.
- Башкортстан һәм Белоруссиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә ныклы сәүдә-икътисади элемтәләре бар, бигрәк тә авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек җайланмалары белән тәэмин итүдә, - диде Илшат Фазрахманов. - Республикалар
арасында авыл хуҗалыгы продукциясен, үсемлекчелек һәм терлекчелек өчен биологик препаратларны үзара тәэмин итүдә хезмәттәшлек оештырылды. Күргәзмә барышында без элемтәләрне ныгытырга гына түгел, алга таба хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр табарга да планлаштырабыз.
Башкортстан стенды күргәзмәдә уңышка ия. Анда Белоруссия Республикасы авыл хуҗалыгы министры Игорь Брыло булды.
Шулай ук стендта азык-төлек продуктлары һәм алкоголь продукциясе җитештерү буенча белорус компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр алып барыла. Килүчеләр рәхәтләнеп башкорт кымызлары, бал һәм ит ризыклары сатып алалар. Белоруссия һәм чит ил компанияләре вәкилләрендә "Экопродукт" башкорт предприятиесеннән коры сублимировкалы бия сөте зур кызыксыну уятты.