

Бүген, 15 ноябрьдә, Мәскәүдә Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов "Русия транспорты" XVI халыкара форумы кысаларында Башкортстан Республикасы стендын карады. Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәкнең мөһим юл-транспорт проектлары хакында сөйләде.
Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов проектларны уңай бәяләде. Яклар киләсе атнада Башкортстанның әһәмиятле юл чаралары буенча киңәшмә уздырырга килеште.
- Әһәмиятле проектларның берсе "Сибай - Сара" тимер юл тармагын төзү. Бу - 170 километрдан артык тимер юл, ул безгә ел саен 10 миллион тоннага кадәр төсле металл йөк ташырга мөмкинлек бирәчәк. Республиканың көньяк өлешендә бакыр һәм цинк ятмалары бар. Бу - мөһим стратегик проект. Әлеге юл урта һәм Төньяк Уралның көнчыгыш районнары белән Казахстан, Урта Азия, Кытай, Түбән Идел һәм Кавказ районнары белән турыдан-туры элемтәдә торачак. Казахстан белән чикләргә кадәр ара 250 чакрымга кимиячәк, - диде Андрей Назаров.
Очрашуда каралачак икенче мәсьәлә - "Дим - Иглино" участогында икенче тоташ юллар төзү белән Уфа тимер юл узелын үстерү.
Фото: pravitelstvorb.ru