

"Русиянең иң яхшы 100 товары" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Уфаның "ВДНХ-ЭКСПО" мәйданчыгында узды. Конкурста республикабызның автобуслар җитештерүче "НефАЗ" компаниясе һәм “Башкортстан сода компаниясе” катнаштылар. Әлеге предприятиеләрнең әйдәп баручы белгечләре "Сыйфат өлкәсендәге казанышлары өчен" мактау билгеләре белән бүләкләнде.
- "НефАЗ" компаниясе, шулай ук, "Русиянең иң яхшы 100 товары" программасының иң югары бүләге - "Импортны алыштыруда уңышлар өчен" билгесе белән билгеләнде. Төбәкнең сәнәгать компанияләре продукция җитештерүнең сыйфатына һәм яңа технологияләренә ставка ясый. Предприятиеләр үз эшләнмәләрен актив үстерә һәм, иң мөһиме, башка компанияләр белән хезмәттәшлек итә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Тантана кысаларында, шулай ук, "Башкортстан Республикасы киңкүләм мәгълүмат чараларында сыйфат мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга" журналистлар конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.
Фото: pravitelstvorb.ru