2021 елның февраленнән бу проект кысаларында төбәкнең 223 компаниясенә барып, мобиль бригадаларның барлыгы 65 сәфәре үткәрелде. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
- Без «Ашыгыч экспорт ярдәме» чакыруына төбәк предприятиеләреннән гаризалар алуны дәвам итәбез. Башкаланың кайбер компанияләренә мобиль бригада 65 тапкыр чыктылар. Компанияләр белән эш безнең эшкуарларны экспортка юнәлтергә, консультация ярдәме күрсәтергә, тышкы базарларга чыгу өчен беренче адымнар буенча киңәшләр бирергә, чыгымнарны киметү һәм бу эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү юлларын күрсәтергә ярдәм итә. Бу эш нәтиҗәләре буенча предприятиеләр инде халыкара маркетплейсларда урнаштырыла, чит илләрдә бизнес-миссияләрдә һәм күргәзмәләрдә катнаша, – диде Маргарита Болычева.
Консультациягә яки проект белгечләрен килүгә гаризаны электрон почта аша калдырырга мөмкин: exportcenter@bashkortostan.ru.
Элемтә өчен контактлар: 8 (347) 246-89-28, 8-917-423-22-93.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте