

- Күргәзмә кысаларында “Башкортстан продуктлары” проекты тәкъдим ителде, анда республикада төбәк җитештерүчеләренә ярдәм итү принциплары яктыртылды, - дип билгеләп үтте Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
«ПродЭкспо» - Беларусь Республикасының әйдәүче азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр җитештерүчеләрне, заманча җиһазлар һәм инновацион технологияләр әзерләүчеләрне, ваклап сату белән шөгыльләнүчеләрне берләштерүче иң зур күпләп сату күргәзмә-ярминкәсе. Быел күргәзмәдә 100дән артык предприятие үз казанышларын һәм продукциянең яңа үрнәкләрен тәкъдим итте.
Фото: pravitelstvorb.ru