+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 ноябрь 2022, 14:19

"Халыкара бизнес атналыгы – 2022" форумын күрми калмагыз!

"Торатау" Конгресс-холлында 14-17 декабрьдә "Халыкара бизнес атналыгы – 2022" форумы узачак. Быел чара 15нче тапкыр үткәреләчәк һәм юбилей статусына ия булачак.

"Халыкара бизнес атналыгы – 2022" форумын күрми калмагыз!"Халыкара бизнес атналыгы – 2022" форумын күрми калмагыз!
"Халыкара бизнес атналыгы – 2022" форумын күрми калмагыз!
Республика һәм федераль хакимият вәкилләре, экспертлар һәм эшкуарлар санкция шартларында бизнесның актуаль проблемалары турында фикер алышачак. Форум гибрид-онлайн һәм оффлайн – форматта узачак.

- Халыкара бизнес атналыгы кысаларында планлаштырылган чаралар Башкортстан һәм ил икътисады үсеше өчен өстәмә этәргеч бирер, шулай ук күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирер дип ышанам. Гадәттәгечә, форумда чит ил вәкилләре катнашачак. Узган ел республикага Казахстан Премьер-министры килде. Быел без чараның төп партнеры буларак Беларусь Республикасын интеграцияләү буенча эш алып барабыз. Шулай ук без имзалауга берничә килешү әзерлибез. Узган 2 ел эчендә форум кысаларында рекордлы суммага 25ләп ният һәм үзара ярдәм итешү турында килешү имзаланды. Быел йомгаклау суммасын арттырырга планлаштырабыз, - дип шәрехләде Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров.

Чараның программасы икътисадка, экспортка, инвестицияләргә, медиага, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка багышланган.

Форумның эшлекле программасы 3 профильле көнгә бүленә.

Форумны уздыру көннәрендә Казахстан Республикасының, Үзбәкстанның, Беларусь һәм Төркия Республикаларының үсеш институтларының һәм халыкара вәкиллекләренең оператив офислары эшләячәк, анда бизнес-җәмәгатьчелекнең яңа базарларга чыгуы һәм экспорт өчен потенциаль урыннар турында консультацияләр алырга мөмкин булачак.

Форум кысаларында «ТЭФИ-Капитал» Бөтенрусия телевизион премиясен тапшыру тантанасы узачак. Премиянең максаты - Русия телевидениесендә бизнес һәм эшкуарлык темаларын яктыртучы телевизион программаларны һәм тележурналистларны бүләкләү.

Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан Республикалары, Иран, Һиндстан делегацияләренең визитлары планлаштырыла.
2022 елда халыкара бизнес атналыгының партнеры булган ил Беларусь Республикасы булачак.

Пленар утырышларны, шулай ук форумның башка чараларын чара сайтында карарга мөмкин булачак: https://ibw-bashkortostan.com/

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас