

Мемориаль комплексны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” җәмгыятенең генеральный директоры Андрей Лазеев катнаштылар.
– Без бүген Ишембайга аерым хисләр белән килдек. Мемориаль комплексны ачу – 90 ел элек беренче Башкортстан нефтен чыгарган ветеран хезмәтчәннәргә хөрмәт билгесе. Ул вакытта безнең республиканы “Икенче Баку” дип атаганнар, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Беренче ачучылар – безнең бабаларыбыз, алар бик катлаулы шартларда эшләгән. Кул эше күп булган. Ләкин бу хезмәт бик кирәкле булды. 40нчы елларда ишембайлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш кертте. “Башнефть” компаниясенә һәм аның генеральный директоры Андрей Николаевич Лазеевка “кара алтын” чыгарылучы территорияләргә шундый җитди игътибар бирүләре өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Алга таба да бергә нәтиҗәле эшләячәкбез. Барыгызны да зур бәйрәм белән котлыйм!
“Башнефть”нең генеральный директоры Андрей Лазеев 1932 елның 16 маенда беренче сәнәгать нефте алынган тарихи урында һәркемне сәламләвенә шат булуын билгеләп үтте.
– Бу вакыйга әһәмиятле булды һәм республиканың зур нефть-газ сәнәгатенә нигез салды, ил үсешенә зур өлеш кертте, – диде Андрей Лазеев. – Тармак ветераннарына һәм “Башнефть” хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Безнең компания данлы традицияләрне дәвам итә – җитештерүне үстерә, инновацион продуктлар чыгара, технологияләрне яңарта. Бу безгә республиканың нефть-газ комплексында лидерлык позициясен сакларга мөмкинлек бирә. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм!
Арытаба Радий Хәбиров, Андрей Лазеев һәм тантананың мәртәбәле кунаклары “Вышка-бабушка” мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар.
Шулай ук, хөрмәтле кунаклар республика территориясендә беренче нефть чыгаруга 90 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Республика җитәкчесе халыкны нефть-газ комплексы юбилее белән котлады, тармак хезмәтчәннәренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырды.
– Нефтьчеләребез күп эшләргә башлангыч бирде. Без нәкъ менә сезгә, нефть-газ тармагы хезмәтчәннәренең күп буыннарына, туган республикабызның һәм бөтен илебезнең бүгенге иминлеге өчен бурычлы. Тармак яңа шәһәрләргә һәм авылларга, фәнни институтларга, Уфа дәүләт нефть техник университетына данлыклы тормыш бирде, – диде республика җитәкчесе.
Андрей Лазеев хезмәткәрләргә һәм ветераннарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул алга таба да республика Хөкүмәте белән берлектә күп эшләр алып барачакларын белдерде.
Шулай ук, “Башнефть”нең иң яхшы хезмәткәрләренә Премьер-министр урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шелдяев Башкортстан нефтен беренче ачучы Алексей Блохин хөрмәтенә булдырылган медальләр тапшырды.
Республика нефтенең 90 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш ахырында бәйрәм концерты булды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: “Башнефть” компаниясе Ишембай шәһәрен төзекләндерүгә җитди игътибар бирә. Биредә компания акчаларына урамнар, парклар төзекләндерелә, яңа юллар булдырыла. Әлеге вакытта биредә Беренче ачучылар мәйданында ремонт эшләре бара. Тиздән шәһәрдә яңа, заманча төзекләндерелгән мәйдан булдырылачак.
Ример НАСРЕТДИНОВ.