- Соңгы елларда без Мисыр белән тышкы сәүдә әйләнешен үстерәбез. Әгәр 2021 елда товар әйләнеше үсеше 25 процент чамасы булса, агымдагы елның 9 аенда без товар әйләнешенең 75 процентка диярлек артуын билгеләп үтәбез, нигездә, бу - экспорт, - дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Лена Изотова, Башкортстанның Экспортка ярдәм үзәге вәкилләре, шулай ук нефть һәм химия сәнәгате, азык-төлек продукциясе, хезмәт күрсәтү, җитештерү эшчәнлеге өлкәләрендә эшләүче 20ләп предприятие катнашты.
Николай Асланов сүзләренә караганда, Башкортстанда Мисыр базарында булуны киңәйтү буенча зур потенциал бар. Ул төбәкнең үзенчәлеге буенча консультацияләр күрсәтергә әзер булуын белдерде һәм экспортка юнәлеш алган компанияләргә рекомендацияләр бирде.
#нацпроекты #нацрейтинг
Фото: pravitelstvorb.ru