- 2021 елның декабрендә узган Халыкара бизнес атналыгы кысаларында без төбәкнең ирекле инвестицион мәйданнары буенча виртуаль турларны тәкъдим иттек, алар ярдәмендә катнашучылар төп характеристикалары белән онлайн-форматта таныша алдылар.
Чит ил коллегалары да яңалык белән кызыксынды. Мәсәлән, Төркиядән килгән кунакларга виртуаль экскурсия барышында "Алга" махсус икътисади зонасы мәйданчыкларын күрсәттек һәм аның территориясендә производстволарны урнаштыру шартлары турында сөйләдек. Әйтик, безнең башлангыч республика җитәкчелеге, спикерлар һәм форумда катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде. Алар билгеләп үткәнчә, яңалык инвесторның төбәккә керү процессын шактый гадиләштерә ала, - дип аңлатты Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Бүген ведомство белгечләре тарафыннан 1560 ирекле мәйданчыкның 650е панорамалы төшерелгән. Аларның күбесе Үсеш корпорациясе сайтында карау өчен виртуаль турларда күрсәтелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел виртуаль турларны эшләү турындагы мәгълүмат шулай ук «АСИ Смартека» Стратегик башлангычлар агентлыгы порталында басылып чыкты һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Русия төбәкләре арасында иң яхшы тәҗрибә буларак билгеләп үтелде.
- Хезмәттәшләр белән бергә без республика инвестицион картасының техник үзенчәлекләрен камилләштерә алдык, аны инвестор таләпләренә туры килүче ирекле мәйданчык эзләүне тәэмин итәчәк яңа вариантлар белән тулыландырдык. Безнең практика шулай ук региональ инвестиция стандартының таләпләренә туры килгән бишлеккә керде, - дип өстәде Наил Габбасов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте