+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 ноябрь 2022, 08:42

Инвестиция проектлары ярдәмсез калмаячак

Республика йортында Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең икътисади блогы җитәкчелеге белән «Инвестиция сәгате» форматында киңәшмә үткәрде.

Инвестиция проектлары ярдәмсез калмаячакИнвестиция проектлары ярдәмсез калмаячак
Инвестиция проектлары ярдәмсез калмаячак
Көн тәртибендә - эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү өчен «МСП Корпорациясе» җәмгыяте акчаларын җәлеп итү нәтиҗәләре, ашламалар җитештерү буенча ике завод төзү, «Нагаев паркы» рекреацион-сәламәтләндерү ял үзәге проекты.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов республикада малтабарлыкка ярдәм итү өчен "МСП Корпорациясе" җәмгыяте средстволарын җәлеп итү нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Корпорация Русия Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә кече һәм урта бизнес субъектларына ташламалы кредит бирү буенча яңа программа эшли башлады, аның ярдәмендә кече һәм урта бизнес еллык 2,5-4,0 процент белән инвестиция максатларына ташламалы финанслауны алачак.

Бүген республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы ташламалы кредит бирү программасы турында киң мәгълүмат бирүне оештырды.

"Медицина аудиты, сервис һәм консалтинг" компаниясе генеральный директоры Ришат Ханов органик ашламалар җитештерү буенча ике завод төзелеше проектын тәкъдим итте.

Беренче предприятиене 2024 елда Уфа районы территориясендә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Аның өчен инде потенциаль мәйданчыкны сайлап алганнар һәм технология җиһазлары белән тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр алып баралар. Икенче завод Дүртөйле районында урнашачак. Аны 2025 елда файдалануга тапшырачаклар.

- Предприятиеләр төзү ел саен 200 мең тоннага кадәр органик ашлама җитештерергә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Ришат Ханов. - Әзер продукцияне республика хуҗалыкларына китерәчәкбез.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас